Рөстәм Миңнеханов үз проектларын гамәлгә ашыручы мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Т атарстан Рәисе Р. Миңнеханов республиканың  экологиясе, мәгарифен үстерү һәм тарихын саклау мәсьәләләре турында мәктәп укучылары һәм студентлар белән Әлмәттә үткән нефть саммиты һәм Халыкара нефть-газ яшьләр форумында очрашуда сөйләште.

ТР Рәисе белән очрашуга эковолонтерлар, “PROинтерес “ профориентация фестивалендә катнашучылар һәм “Историю Вершат Люди” проекты вәкилләре җыелды.

Эковолонтерлар мәктәп укучылары арасында ресурсларга сакчыл караш нигезләрен популярлаштыру һәм экологик җаваплылык күнекмәләрен формалаштыру турында сөйләделәр. Әлеге программа кысаларында республикада 650дән артык дәрес оештырылган, 82 меңнән артык бала белем алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International