Россия яшьләр грантын откан проект Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 1400 укучыны университет флагы астында җыячак. КНИТУ-КАИда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Инженерлык иҗаты мәктәбе» грантлы конкурсында җиңүче проектны гамәлгә ашыру башланды. Сүз Идел буе федераль округының 14 субъектындагы балалар өчен техник иҗат буенча фәнни-популяр интерактив белем бирү чаралары комплексы турында бара. Программа кысаларында төрле балалар лагерьлары базасында кимендә 28 мастер-класс үткәрү каралган.
Үз чиратында проектны гамәлгә ашыруда катнашкан студентлар фәнни һәм укыту-методик эшчәнлек күнекмәләренә, шулай ук мәктәп укучылары белән эшләү тәҗрибәсенә ия булачак.