Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе Луганск халык республикасыннан 3 мең һәм мобилизацияләнгән гаиләләрдән 5,5 мең балага ярдәм итәчәк. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сөйләгәнчә, "Бердәм Россия" бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстанда 17 нче тапкыр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе узачак.
Төбәкләрдә мәктәп кирәк-яракларын кабул итү өчен 4 меңнән артык махсус пункт оештырылачак: балалар өчен канцелярия кирәк-яраклары , мәктәп формасы һәм аяк киеме җыелмасы, мәктәп рюкзаклары, спорт инвентаре. Пунктларның адресын партиянең төбәк бүлегендә яки партия кабул итү бүлмәсендә белергә мөмкин булачак. Шулай ук, кирәк булган бөтен нәрсәне җыю "Бердәм Россия" иҗтимагый ярдәме штабларында узачак