Казан шәһәре мәгариф идарәсе укытучыларның уртача хезмәт хакын атады. Бер ставкага эшләгәндә алар 18 дәрес өчен 31 мең сум тирәсе ала, дип хәбәр иттеләр социаль челтәрләрдә идарә хезмәткәрләре.
Шул ук вакытта белгечләр ассызыклаганча, укытучылар нигездә 1,5 ставкага эшли . "Бу очракта уртача хезмәт хакы 46 мең сумга якын тәшкил итәчәк".
РФ Хөкүмәте фаразлары буенча, 2023 елда күрсәткеч 53,9 мең сумга, ә 2026 елда 67 мең сумга җитәчәк.