«Патриот – горур яңгырый»: Казанда яшь армиячеләрнең «ЮНАВИА» округ слеты старт алды

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан авиациясе, армиясе һәм флотына ярдәме күрсәтү ирекле җәмгыяте бинасында "ЮНАВИА" авиаторларының округ слеты ачылды. Анда Россиянең 6 төбәгеннән 50 ләп яшь армияче катнашты.

"ЮНАВИА" - ул яшь армиячеләр хәрәкәтенең  авиация юнәлеше. Аның бурычы - яшь армиячеләргә гражданлык авиациясендә, авиатөзелеш тармакларында һәм Россия Федерациясенең һава-космик көчләре составында хезмәт итүгә кызыксыну уятырга һәм аларны ныгытырга ярдәм итү.

"ЮНАВИА"ның беренче слеты Мәскәүдә узды, икенчесе - Казанда старт алды. Биредә балалар  авиация теориясен өйрәнәчәк. Берничә көн эчендә алар Казан авиация заводында, музейларда һәм "Ватан күге" мультимедиа күргәзмәсендә булачаклар. ИТ-паркта алар уен симуляторында дроннарны сынау буенча укулар узачак, шулай ук Ту-160 самолеты тарихын һәм аның үзенчәлекләрен беләчәкләр.

Бүген яшь армиячеләр экскурсия белән ТР ветераннар берлеге музеенда һәм ТР ДОСААФ музеенда булдылар.

Экскурсиядән соң балалар актлар залына күтәрелделәр, анда слет башлану белән аларны “ТР ветераннар берлеге” җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International