Россия мәктәпләре директорлары һөнәри конкурста 25 июльдән катнаша алачак

2023 елның 21 июле, җомга

«Россия ел директоры - 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү 25 июльдә башлана. Стажы кимендә 3 ел булган Россия мәктәпләре җитәкчеләре катнаша ала. Конкурсның сайлап алу этабы 2023 елның 15-28 августында узачак. Катнашучыларга онлайн-тестирование узарга туры киләчәк. Моннан тыш, жюри электрон портфолионы да бәяләячәк. Аның нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә 29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр узачак төп этапта 30 конкурсант чыгачак.

Финалистларга жюри әгъзаларына «Директорның визит карточкасы» дип исемләнгән видеоролик күрсәтергә, үзләренең идарә итү казанышларын тәкъдир итәргә, үз мәктәбенең идарә составы белән бергә кейста тәкъдим ителгән материаллар нигезендә проект-стартап эшләргә, мастер-класс уздырырга һәм матбугат конференциясе барышында сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.

Конкурс йомгаклары буенча 10 лауреат, 5 призер һәм бер җиңүче билгеләнә. Җиңүченең исемен 5 октябрьдә Зур укытучылар атналыгы кысаларында игълан итәчәкләр.

Конкурсны уздыру тәртибе белән директор-года.рф рәсми сайтында «Конкурс турында» бүлегендә танышырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International