«iВолга» форумы талантлы яшьләрне үзенә тарту урынына әверелде. Моны катнашучыларның моңарчы күрелмәгән көндәшлеге дә раслады - бер урынга 16 гариза бирелгән иде , дип билгеләп үтте форум ачылышында катнашучыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров. Вәкаләтле вәкилнең сәламләвен аның урынбасары Олег Машковцев укыды. Быел форумда Идел буе федераль округыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 2 меңнән артык яшь кеше катнаша, шул исәптән Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән.
Катнашучыларның тагын бер сәламләвен РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко юллады. Ул катнашучыларга һәм оештыручыларга уңышлар, нәтиҗәле эш, конструктив карарлар һәм иң кыю идеяләр теләде.
Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров белдергәнчә, быел "iВолга" рекорд күрсәтте, катнашырга теләүчеләрдән 32 мең гариза кергән.