Казанда Россиядә мәгарифне торгызуга багышланган күргәзмәләр узачак

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Казанда Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган “Образование в перспективе истории: от Российской Империи к Российской Федерации” дигән фәнни конференциясе ачылды. Өч көн дәвамында "Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте" хәйрия һәм шәфкать традицияләрен торгызуга ярдәм итү фондының фәнни-иҗтимагый һәм агарту чаралары узачак. Алар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Казан федераль университеты, РФА Гомуми тарих институты һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты ярдәмендә әзерләнде.

 Конференция кысасында тагын ике күргәзмә узачак: ТР Милли музеенда «Россия педагоглары һәм остазлары. Петр Беренчедән алып безнең көннәргә кадәр» һәм Казан Епархиясе экспозициясе Казан Богородицкий монастыре музеенда «Традиция милосердия в России от Крымской до Первой мировой».

Фәнни конференция азагында 23 июльдә «Казанның мәгариф учреждениеләре: тарих һәм заман» автобус экскурсиясен тәкъдир итү планлаштырыла.

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International