Бүген, 2 августта, “Байтик” сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәскәүдәге коррекцион педагогика институты вәкилләре катнашында стратегик сессиясе узды.
Сессиядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең федераль җайлаштырылган мәгариф программасын гамәлгә ашыру турында Коррекцион педагогика институты директоры Татьяна Соловьева сөйләде. Секция эшендә мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы белгечләр һәм методистлар, җитәкчеләр, өлкән тәрбиячеләр, педагог-психологлар, республикабызның мәктәпкәчә мәгариф оешмалары логопедлары укытучылары катнашты.
Модераторлар, стратегик сессиядә катнашучылар белән бергәләп, балалар бакчаларының актуаль методик тәэмин ителешенә анализ ясадылар, төркемнәрдә җайлаштырылган белем бирү программасын гамәлгә ашыру өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.