Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының тренировка этабы дәвам итә

2023 елның 4 августы, җомга

2023 елда Россия Мәгариф министрлыгы ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасы үткәрә. Тренировка этабы 3 июльдә башланды һәм 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә олимпиаданың рәсми сайтында.

Олимпиадага әзерләнгәндә төп бурыч - катнашучылар тарафыннан төрле алгоритмнар һәм ясалма интеллект методикалары белән эшләү тәҗрибәсен алу. Әлеге күнекмәләрне әзерләү өчен укучыларга 2022 елгы ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасы мәсьәләләре  тәкъдим ителә. Тренеровка  этабында катнашу өчен гаризаны олимпиада сайтында бирергә мөмкин.

Теркәлү 1 сентябрьдә башлана. Төп этап 11-14 октябрьдә, йомгаклау өлеше - 13-16 ноябрьдә узачак. Финалистларга махсус сертификатлар тапшырылачак, җиңүчеләрне партнерлардан кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар көтә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International