Татарстанда ЛХРдан балаларның ялын оештыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Яр Чаллыдан 11 чакрым ераклыкта урнашкан "Саулык" сәламәтләндерү үзәгендә Лисичанскидан 280 бала ял итәчәк , өченче смена 8 августтан башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Һәр сменада юл хәрәкәте, экология, куркынычсызлык техникасы, Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасына, Ватанга мәхәббәт һәм башка шуңа багышланган чаралар блогы тормышка ашырылачак. Масштаблы чараларның берсе - КАМАЗ көннәре, анда балаларны җитештерү, төрле эш юнәлешләре белән таныштырачаклар һәм мастер-класслар үткәрәчәкләр.