Казанда ятим балаларны яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

10 августта “Әкият” балалар үзәге базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август конференциясе кысаларында опека һәм попечительлек органнары белгечләре өчен секция узачак.

Конференция эшендә башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, опека һәм попечительлек органнары белгечләре, балалар йортлары директорлары, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнштыруга ярдәм итү үзәкләре җитәкчеләре, алмаштыручы гаиләләрне әзерләү һәм озатып йөрү үзәкләре җитәкчеләре һәм республика уллыкка алу , опека һәм попечительлек үзәге белгечләре катнашачак.

Утырышта  Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, министр, тәрбиягә алган ата-аналар, җәмәгать оешмалары һәм  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чыгышлары , шулай ук Татарстан Республикасында ятим балаларның тормышы өчен җаваплы белгечләрне бүләкләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International