2023 елның 10 августында Казанның 183 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең милли белем бирү секциясе утырышы һәм милли белем бирү кураторлары, туган татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясенең башка субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән семинар-киңәшмә узачак.
Чаралар кысаларында яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча чыгышлар һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.
Милли белем бирү секциясе эшендә катнашу өчен, татар телендә белем бирүче мәктәп директорлары, милли белем буенча методистлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре чакырыла.
Пленар утырыш Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы каршындагы татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һ.б. лар катнашында узачак.