Август ахырында Бөгелмәдә психологик-педагогик эш үзәге ачылачак

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Бу айда Бөгелмәдә 250 квадрат метрдан артык мәйданны биләгән психологик-педагогик эш үзәге ачылачак. Җиһазларны ремонтлау һәм сатып алу өчен 40 млн сумга якын акча тотылган. Бу хакта үз телеграмма-каналында ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте. Бу хакта үз телеграмма-каналында ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Объект югары әзерлек дәрәҗәсендә: эчке эшләр, тирә-юньне төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Сентябрьдә үзәк беренче килүчеләрне кабул итә һәм алар өчен индивидуаль консультацияләр, төркемләп  тренинглар һәм төрле чаралар  үткәрә алачак, дип планлаштырабыз", - дип язган министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International