Бу хакта "Татар-информ" га биргән интервьюсында Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин хәбәр итте.
«Балалар шәһәрне, мәктәпләрне, предприятиеләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү, вак ремонт һәм авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнәләр. Мәсәлән, утырту, утау һәм уңыш җыю. Моннан тыш, алар архивларда һәм китапханә фондларында, мәктәпләрдә һәм музейларда эшли ", - диде ул.