"Россия Федерациясенең атказанган укытучысы" исеменә "Яңа технологияләр мәктәбе" педагогы Ирина Рябкова лаек булды. Ә Чаллы институтының (КФУ филиалы) төзелеш һәм күчемсез милек белән идарә итү технологиясе кафедрасы доценты Фриль Әхмәтов - "Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе" исеме.
Ике татарстанлы да күпьеллык намуслы хезмәте һәм үз тармагындагы хезмәтләре өчен билгеләп үтелде.