Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенең беренче атнасында 200гә якын портфель тапшырдылар

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

«Акцияне үткәрүнең беренче атнасында партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 811 кеше мөрәҗәгать итте. Балаларга 77 портфель тапшырылды. Тагын 105 укучыга муниципалитетлар ярдәм итте», - дип сөйләде Татарстан Республикасында «Яңа мәктәп» федераль партия проектының иҗтимагый советы рәисе, Татарстан мәгариф министры урынбасары Минзалия Закирова.

Шулай ук ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы, Белгород өлкәсе халкы, яңа Россия территорияләреннән балалары булган гаиләләр ярдәм алачак, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International