Хаман да әле түләүле бүлекләргә керергә карар кылучылардан документлар кабул ителә. Сүз уңаеннан, әгәр элегрәк югары уку йортлары түләүле укуга кабул итүнең теләсә нинди вакытын билгели алса, хәзер алар "шартнамәчеләрдән" документларны бары тик 20 августка кадәр кабул итәргә тиеш.
Өстәмә исәпләү быел 10 августтан 14 августка кадәр узачак, документларның төп нөсхәләрен 10 августтан башлап кабул итәләр, боерыклар 14 августтан да соңга калмыйча булачак.
Баклавриатка өстәмә кабул итү һәм специалитет 29 августка кадәр тәмамланырга тиеш.