Түбән Камада математика, физика һәм химия укытучылары өчен белем интенсивлары үткәрәчәкләр

2023 елның 11 августы, җомга

Чара "Яхшы эшләр формуласы" СИБУР социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә  37 нче лицейда узачак.

Танылган Россия педагог-практикалары тыңлаучыларны үзләренең  инновацион белем бирү практикасы өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсе белән таныштырачак.  Мәсәлән, педагогика фәннәре кандидаты, физика укытучысы, РФ атказанган укытучысы, Россиянең иң яхшы укытучылары конкурсында җиңүче һәм Мәскәүдә  мәгариф өлкәсендә дүрт грант лауреаты Сергей Ловягин бай цифрлы тирәлектә фәннәрне укытуга багышланган лекция үткәрәчәк.

Интенсивларның практик өлешендә ул, смартфон мөмкинлекләрен фәнни тикшеренүләр өчен инструмент-ярдәмче буларак күрсәтә. Бу заманча гаджет - бик күп датчиклар белән җиһазланган бик көчле физик прибор гына түгел. Мастер-класста катнашучылар смартфон ярдәмендә кешенең ничек хәрәкәт итүен, сөйләшүен һәм ишетүен тикшерәчәк.

"Белем бирү интенсивлары" проекты дүртенче ел СИБУР кампанияләре булган шәһәрләрдә  социаль инвестицияләр программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Программаның максаты - мәктәп укытучыларын укытуның алдынгы методикалары белән таныштыру, укытучыларның осталыгын  һәм күнекмәләре дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук мәктәп укучылары өчен стандарт белем бирү программаларын заманча хезмәт базары ихтыяҗларына яраклаштыру һәм технологияләр үсешенең тиз үсә барган дәрәҗәсенә яраклаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International