Табиб беренче сыйныф укучысының портфеленең максималь авырлыгын атады

2023 елның 12 августы, шимбә

Беренче-икенче сыйныфларның портфеле бер ярым килограммнан да артык

булырга тиеш түгел. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, югары

категорияле табиб-педиатр Марина Мамаева сөйләде.

Шул ук вакытта, дәреслекләрдән башка рюкзакның авырлыгы, кече сыйныф

укучысы өчен 700 граммнан, аннан да өлкәнрәк яшьтәге мәктәп укучылары

өчен -1 килограммнан артмаска тиеш.

" Бала күтәргән портфель аның үз авылрыгыннан 10% нан да артмаска

тиеш. Әгәр дә бу беренче-икенче сыйныф укучысы булса, аның портфеле 1,5

килограммнан артык авырлыкта булырга тиеш түгел. Өченче-дүртенче

сыйныф баласының - 2 килограммнан артык түгел ", - диде эксперт.

Өлкән сыйныф укучыларының рюкзак авырлыгы 4 килограммнан да

артмаска тиеш. Аның сүзләренчә, бу нормалар күптән эшләнгән һәм алар

үтәлергә тиеш. Аларны бозу сәламәтлекләре белән проблемалар китереп

чыгарырга, мәсәлән, сколиозга китерергә мөмкин. Моннан тыш, мәктәп

рюкзаклары башка параметрларга да туры килергә тиеш. Мәсәлән, аларда

баланың аркасына тулысынча тиеп торсын өчен тотрыклы нигез булырга ,

яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш.

Шулай ук укучылар сумкасында контраст төсләр булырга тиеш, ул укучыны

ерактан күрү өчен, дип өстәде Мамаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International