“Сириус”та укучыларны график дизайн күнекмәләренә өйрәтәчәкләр

2023 елның 12 августы, шимбә

"Сириус" мәгариф үзәгендә яшүсмерләрне "Цифрлы сәнгать һәм дизайн нигезләре" программасы буенча укытуга җыю башланды. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә өч атна дәвамында балалар  график дизайны өлкәсендә практик күнекмәләр алачак һәм анимацион фильмнар эшләячәкләр. Балалар эшенең нәтиҗәсе яңа интерактив кино булачак.

Дәресләр берничә модуль буенча узачак: сценарий, монтаж нигезләре, график һәм видеодизайн принциплары.

Курс ахырында балалар экспертларга анимацион фильм тәкъдим итәчәкләр. Программада катнашучылар алты командага бүленәчәк, аларның һәркайсы сайланган темалар буенча 1,5 минутлык  буенча берничә эпизод әзерләячәк. Видеороликлар яңа фильм өчен нигез булачак.

Программада катнашу өчен портфолио җибәрергә, шулай ук иҗади бирем башкарырга- "Мин" дип исемләнгән видеоролик язарга кирәк, ул 30 секундтан да артык булмаска  тиеш.  Курслар 1 октябрьгә кадәр барачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International