РФ Фән һәм югары белем министрлыгы студентларга һәм аспирантларга 2023/24 уку елында, микроэлектроника өлкәсендә илебез фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе булган күренекле совет һәм Россия галиме-физигы Камил Әхмәт улы Вәлиев исемендәге шәхси стипендияләр билгеләү буенча конкурс игълан итә.
Вәлиев исемендәге стипендия электрон сәнәгать өлкәсендә казанышларга ия булган студентлар һәм аспирантларга биреләчәк.
Конкурста бакалавриат һәм специалитет программалары буенча икенче һәм аннан соңгы курсларда, шулай ук магистратура һәм аспирантура программалары буенча беренче һәм аннан соңгы курсларда көндезге формада белем алучылар катнаша ала.
Барлыгы аена 55 мең сум күләмендә 50 стипендия һәм аспирантлар өчен 75 мең сум күләмендә 30 стипендия каралган.