Россиялеләр эш бирүчене сайлаганда белем алу мөмкинлеге булуны мөһим фактор дип атады

2023 елның 12 августы, шимбә

 Эш эзләүчеләрнең 80 % ка якыны компания сайлаганда алга таба уку мөмкинлеге  игътибар итә. 

Беренче чиратта, хезмәткәрләрне укыту , яңа әйберләр өйрәнү теләгенә этәрә. 77,5% респондентлар шулай дип җавап биргән. Сораштырылганнарның 70%ка якыны аларны вазыйфада күтәрсеннәр өчен укырга  тели, 65% - хезмәт хакын арттыруга өметләнә. Шул ук вакытта, IT һәм маркетинг өлкәсендәге белгечләр өчен укытуда төп мотивация - курсларда практика өстенлек итү, ә HR-белгечләр һәм финансистлар өчен - ахыргы нәтиҗәне аңлау.

Сораштыруда IT һәм финанслардан алып HR һәм маркетингка кадәр төрле өлкәләрдә эшләүче 25 тән 45 яшькә кадәрге 16 мең кеше катнашкан. Шул ук вакытта, быел Россия компанияләренең 96% ы үзләренең штаттагы  хезмәткәрләрен укытуга 500 мең сумнан да ким булмаган инвестицияләр керткән, дип сөйләде Плеханов ис. РЭУ менеджменты кафедрасы доценты Инга Корягина.  Штаттта 50 дән 500 гә кадәр кеше булган  компанияләрнең 38% ка якыны аларны укытуга 1,5 млн сумга кадәр керткән. Белем алуга  иң зур инвестицияләрне штатаында  1,5 млн кеше булган компанияләрнең 9%ы тоткан : алар үз хезмәткәрләрен укытуга  алар 20 млн сум керткәннәр. Белгеч мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр хезмәткәрләрне компания эчендә укытуны өстен күрә, ә тышкы укытуга чыгымнарны күбесенчә хезмәткәр белән урталай бүлешәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International