Бүген, 2023 елның 11 августында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында министр Илсур Һадиуллин, челтәр оешмалары һәм эш бирүчеләр катнашында урта һөнәри белем бирү кластерларын булдыру һәм үстерү максатларында партнерлык турында килешүләргә кул кую тантанасы булды.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның июнендә «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Профессионалитет» федераль проекты урта һөнәри белем бирү мәгариф-җитештерү үзәкләрен (кластерларын) һәм мәгариф үзәкләрен (кластерларын) үстерүгә конкурс игълан ителде.
Мәгариф-җитештерү үзәкләрендә (кластерларда) җиңүчеләр арасында Азнакай политехника техникумы «Татнефть» ГАҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ белән берлектә; Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы «Яр Чаллы торба заводы» ҖЧҖ, ТАТПРОМ-ХОЛДИНГ ҖЧҖ, «Эском» ҖЧҖ, «ТЭМПО» Кама металлургия комбинаты», «ТЭМ-ПО» Яр Чаллы торба заводы» ҖЧҖ, «ЗМК «Евросталь» ҖЧҖ белән берлектә; Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте «СИБУР» ҖЧҖ белән берлектә һ.б. лар бар.