Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында 100 укучыга исәпләнгән мәктәптә төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән. Мәктәп өчен кирәкле әйберләр, уку кабинетларында җиһазлар урнаштырылган. Төзүчеләр шулай ук тирә-юньне төзекләндергәннәр.
Авылда гомуми мәйданы 2 790,98 кв.м. булган өч катлы яңа мәгариф учреждениесе "Заманча мәктәп" федераль программасы кысаларында төзелгән.
Республикада 2023 елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 9 мәктәп төзелеше каралган.