Укытучылар һәм методистлар өчен «Вероятность и статистика» курсы буенча вебинарлар узачак

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясенең федераль методик үзәге 15-29 августта укытучылар һәм төбәк методистлары өчен "Вероятность һәм статистика" уку курсы буенча вебинарлар сериясен уздырачак.

Вебинарларны тыңлаучылар укучыларда математик белем компетенцияләрен үстерү өчен курс дәресләрен ничек проектлау, балаларда компетенцияләр үсешен ничек бәяләү, шулай ук 2023/24 уку елында курс планын ничек дөрес төзергә икәнлеге белән танышачаклар. 

Вебинарлар Мәскәү вакыты белән 14:30 сәгатьтә башлана. Чараларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Шулай ук,  вебинарлар барышында онлайн режимда сорау бирергә мөмкин булган  чат ачылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International