2023/24 уку елына Милли технологик олимпиада расписаниесе басылып чыкты

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Технологик олимпиада 2015 елдан бирле эшли һәм укучыларны төрле өлкәләр - ясалма интеллект һәм "акыллы" энергетикадан алып нейротехнологияләр һәм геномлы редакторлау белән таныштырырга тиеш. 2023/24 уку елының олимпиадасында катнашу өчен, 23 августтан 29 октябрьгә кадәр теркәлергә һәм  профиль сайларга кирәк, дип хәбәр ителә Милли технологик олимпиаданың рәсми сайтында.

Беренче этап читтән торып узачак. Укучыларга математика, информатика, физика, химия, биология, география, җәмгыять белеме, робототехника, технология - гомуми белем бирү предметлары буенча биремнәрне үтәргә тәкъдим итәчәкләр. Биремнәрне үтәү өчен олимпиада шартларында өч омтылыш билгеләнде, алардан 5 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр файдаланып булачак.

Эчтәлек һәм өстәмә мәгълүмат белән олимпиада сайтында танышырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International