РФ мәгариф министры Сергей Кравцов яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасында катнашты

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

14 августында Казанда, "Адымнар - белем һәм татулыкка юл" полилингваль комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында ел саен яшь педагогларга "Укытучы" һөнәренә багышланган традицион чара узды. 2016 елдан башлап республикада укытучының социаль статусын күтәрү һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшь һәм креатив педагогны һөнәри үстерү, Татарстанның яңа буынын тәрбияләүдә аның роле турында үткәрелә. Быел РФ мәгариф министры Сергей Кравцовның  эш сәфәре яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы белән туры килде һәм ул яшь укытучыларның  үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап бирде.Чара кысасында «К.Д.Ушинский: педагог вне времени» темасы буенча педагогик остаханәләр узды.

Тантанада мәгариф системасының 300дән артык вәкил: мәктәпләрдә беренче тапкыр хезмәт юлын башлаучы  яшь укытучылар, остазлар, муниципаль методик хезмәткәрләр, профсоюз оешмалары җитәкчеләре, югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International