Сферум РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә педагоглар өчен бушлай онлайн-курс эшләтеп җибәрә

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Сферум мәгълүмати-коммуникация мәгариф хезмәте педагоглар өчен «VK Мессенджерда Сфериум  укыту профиле: белем бирү бурычларын сервис ярдәмендә хәл итү» бушлай онлайн-курс  эшләтеп җибәрә. Курс РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә эшләнгән.

Курс программасында өч видеодәрес, анда спикерлар РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, Чечен дәүләт педагогика университетының (ЧГПУ) педагогик остаханә мөдире, 2018 ел укытучысы Алихан Динаев һәм Сферумның интеграция бүлеге җитәкчесе Ирина Белевская чыгыш ясады. Катнашучыларны шулай ук өй эше һәм 10 сораудан торган  йомгаклау тесты көтә.

Курс дистанцион рәвештә уза. Укулар  8 академик сәгать каралган, курска теләсә кайсы вакытта керешергә мөмкин. Моның өчен теркәлү узарга кирәк.

Курсны уңышлы тәмамлагаы һәм тестны тапшырганнан соң, педагог квалификацияне күтәрү турында сертификат алачак һәм аны үзенең портфолиосына өсти алачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International