Чыгарылыш сыйныфлары укучылары «Сириус» университеты көллиятендә ИТ-белгечлек үзләштерә алалар

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучылары "Сириус" университеты көллиятендә мәгълүмати технологияләр һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә әйдәп баручы белгечлекләр үзләштерә алачак. Өлкән сыйныф укучыларына дүрт белгечлек һәм ун белем бирү программасы буенча белем алырга мөмкин. Документларны онлайн бирергә мөмкин.

Укырга кергәндә кабул итү комиссиясе «Математика» һәм « Информатика » предметлары буенча билгеләрне, индивидуаль казанышлар исәпкә алачак, шулай ук «Бөтенроссия IT-Раунды» конкурсында катнашкан һәм аттестатында яхшы билгеләре генә буганнарга алган  өстәмә баллар өстәлә.

Көллияткә кабул итү түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла:  компьютер системалары һәм комплекслар, челтәр һәм система администртраторлары, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, телекоммуникация системаларының мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Көллияттә керү өчен документларны  сайт аша бирергә мөмкин. Бюджет урыннарына кабул итү  15 августта тәмамлана. Коммерция нигезендә документлар кабул итү 23 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International