Казанда яшь педагогларны «укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды.
Педагогик эшчәнлек башланыр алдыннан алар Россия мәгариф министры
Сергей Кравцовтан фатыйха алдылар.
«Бик күп нәрсә укытучыга бәйле, шул исәптән илебезнең киләчәге дә. Һәм
сезнең язмышыгызны укытучы һөнәре белән бәйләвегез бик мөһим. Мәктәп
укучылары да сезгә карап, сезгә юнәлеш тотачак. Укытучы һөнәренең -
Җирдә иң мөһиме булуын аңладык. Мин сезнең балаларны белем дөньясына
алып керүче , аларның дөньяга карашын формалаштырда үрнәк һәм иң
яхшылары булуыгызны телим, - диде Мәгариф министрлыгы башлыгы
булачак педагогларга.
«Мәгариф системасына зур игътибар бирелә. Россия Президенты Владимир
Путин кушуы буенча 2023 нче ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та зур эш башкара. Яхшы шартлар тудырыла,
безнең мәгариф системасы белән горурланырга гына мөмкин”, - дип
ассызыклады ул.
Мәгариф министры билгеләп үткәнчә, "Мәгариф турында" кануныннан
укытучы тарафыннан хезмәт күрсәтү төшенчәсе чыгарылды. "Бу күпкә
җитдирәк. Бу шундый бурыч ", - дип йомгаклады ул.
Бу чара, Татарстанда 2016 елдан башлап , укытучы статусын күтәрү һәм
педагогик һөнәрнең абруен күтәрү өчен уздырыла. Быел чара педагог һәм
остаз елы кысаларында һәм Россия педагогикасына нигез салучы Константин
Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан узды.