Татарстанда мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау төгәлләнеп килә, 143 объектта эшләр 95%ка үтәлгән. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Соңгы ике атнада 56 объектта эшләр тәмамланды, дип ачыклык кертә ТР Рәисе матбугат хезмәте.