Казан федераль университеты галимнәре «Ай-25» миссиясен әзерләүдә катнаштканнар . Ай өслегендә "Роскосмос" куллана ала торган навигация белән тәэмин итү системасын эшләгәннәр дә, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте Энгельгардт исемендәге обсерватория башлыгы, КФУның Физика институты профессоры Юрий Нефедьевка сылтама белән.
Навигация системасы комплекслы цифрлы модель булып тора. Ул хәзерге космик миссияләр мәгълүматлары нигезендә навигацияне, Ай динамикасының югары төгәллекле теориясе, төрле күзәтүләр нигезендә тәэмин итә. Шулай ук квант-оптик һәм иярчен борт оптик чаралары комплексы кулланыла. Казан югары уку йорты галимнәре бүгенге көндә Ай ресурсларын навигацияләү һәм өйрәнү мәсьәләләрен хәл итәргә тырышкан бердәнбер диялек төркем , дип ассызыклады Нефедьев.Алар , "Ай-25" миссиясе күрсәтмәләрен, киләчәктә үз эшләнмәләрен ачыклау өчен кулланырга өметләнәләр.