Лаеш районы башлыгы Усадта мәктәп һәм Кече Кабанда балалар бакчасы төзү киәклеген әйтте

2023 елның 15 августы, сишәмбе

2020 елдан 2023 елга кадәр Лаеш районында укучылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Шуның аркасында,  сигез шәһәр яны мәктәбе ике сменада һәм икеләтә йөкләнеш белән эшли  дип сөйләде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов.

Аның сүзләренә караганда, әлеге проблеманы хәл итү өчен  Усад авылында 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп һәм Кече Кабанда 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International