Иртәгә, 16 августта, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына автомобильләре ачкычлары тапшырачак. Исегезгә төшерәбез, 2017 елда муниципаль районнарның мәгариф һәм фән идарәләре ихтыяҗлары өчен мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык киңәшмәсе кысаларында 49 LADA Largus автомобиле сатып алынган һәм тапшырылган иде. Әлеге автомобильләр интенсив эксплуатацияләнү аркасындашактый искергән. Еш ватылулар аркасында гомуми файдаланудагы юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы, шулай ук әлеге транспортка техник хезмәт күрсәтү бәясе дә арта.
16 августта муниципалитетларның мәгариф идарәсе башлыклары 49 яңа LADA Vesta автомобильләре ачкычларын алачак.