Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты. Алар мәгариф системасын үстерү һәм кадрлар әзерләү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Фикер алышуда, шулай ук , Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин катнашты. Алар мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.