Министрлар Кабинеты һөнәри белем бирү дәрәҗәләрен үзгәртү буенча пилот проекты кагыйдәләрен билгеләде

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Пилот проекты өч уку елына исәпләнгән. Ул бакалавриаттан һәм специалитеттан база югары белеменә, ә магистратурадан махсуслаштырылган югары белемгә күчүне күздә тота. Шулай ук аспирантура, ординатура һәм стажировка программалары яңартылачак.

Яңа форматта әзерлек 100 дән артык белгечлек буенча барачак, шул исәптән җир төзелеше, машина төзелеше, транспорт, фотоника, приборлар төзү, мәгълүмати һәм химик технологияләр, төбәк һәм тармак икътисады, дип билгеләде Мишустин. "Пилотта" алты югары уку йорты катнашачак: Канта исемендәге Балтыйк федераль университеты, МАИ, МИСиС, Мәскәү педагогика дәүләт университеты, Санкт-Петербург тау университеты һәм Томск дәүләт университеты. Һәр белгечлек буенча югары уку йортлары белем бирү стандартларын мөстәкыйль төзиләр һәм укыту срокларын билгелиләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International