Казанда Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе башланды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Чараның темасы: «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфатлы күрсәткечләр».

Киңәшмәдә Рәис Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия башкаласы мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова катнаша.

Моннан тыш, чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары, шулай ук мәктәп директорлары һәм югары уку йортлары ректорлары катнаша.

Трансляцияне: https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm карага мөмин

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International