Мондый тәкъдим белән шәһәр башлыгы Татарстан җитәкчелегенә педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсендә мөрәҗәгать итте.
"Безнең тәкъдимне хуплавыгызны һәм укытучылар өчен даими эшләүче социаль ипотека программасын һәм ташламалы аренда торагын эшләүне сорыйм", - диде шәһәр башлыгы.
Быел Казанның М-14 микрорайонында социаль ипотека программасы буенча 70 педагог фатир алды, дип искәртте Метшин. Ул моның өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.