Бүген Татарстанда унбер яңа мәктәп файдалануга тапшырылды. Чыгымнар якынча 17 млрд сум тәшкил итте. Беренче тапкыр өч мәктәп яңа схема буенча төзелгән. Укучылар өчен күпме яңа урыннар барлыкка килде һәм ни өчен республика тәҗрибәсен бөтен төбәкләргә таратырга телиләр?
Казанда иртәгә укучылар өчен Сибгат Хәким урамында 1,2 мең урынлы мәктәп һәм «Светлая долина», «Салават күпере» торак комплексларында, Гәрәев урамында 1,5 мең урынлы өч мәктәп ачылачак. Яр Чаллыда 1,5 мең укучыга исәпләнгән ике мәгариф йорты төзелгән.
Мәгариф өлкәсендәге Татарстан тәҗрибәсе Россия буенча таратыла.
"Мәктәпләр ачу - мөһим көн. Тулаем алганда, Татарстан Республикасы мәгариф системасында лидер. Тулаем илдә, мәгарифтә гамәлгә ашырыла торган күп кенә нәрсәләрне без сездән алабыз. Һәрвакыт үрнәк итеп китерәбез», - дип билгеләп үтте видеоэлемтә буенча тантанага кушылган Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.
2010 елдан алып 2022 елга кадәр республикада 88 яңа мәктәп төзелгән , бу 51 меңнән артык яңа урын дигән сүз.
" Татарстанда 2019-2022 елларда 25 мең урынлык 28 яңа мәктәп "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында төзелде. Бу елына 6-8 яңа мәктәп дигән сүз. Яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүнең мондый күләме беркайчан да булмады ", - дип ассызыклады Кравцов.