Бүген, 9 апрельдә, Татарстан Республикасының Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Өзлексез белем контекстында математик һәм табигый белем бирүне үстерү» темасы буенча коллегия утырышы узачак.
Коллегия эшендә катнашу өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары, белем бирү бүлекләре (идарәләре) башлыкларының укыту-методика эше буенча урынбасарлары - муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсеше институты җитәкчеләре, Педагогларның һөнәри осталыгын бәяләү һәм өзлексез арттыру үзәкләре, Чаллы дәүләт педагогика университеты җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Аппараты хезмәткәрләре чакырылган.
Коллегия утырышы кысаларында тәрбия һәм мәгариф треклары эше оештырылачак. Математик һәм табигый-фәнни белем бирүне үстерү, республикада үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган эчтәлекле күргәзмәләр оештырылачак.
Әлеге актуаль тема буенча коллегия үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.