"Россия ел укытучысы - 2023" конкурсының финалы Мәскәү өлкәсендә узачак

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

22 сентябрьдә “Россия ел укытучысы - 2023” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының финалы башлана. Барлык конкурс сынаулары Мәскәү өлкәсендә узачак, анда 2022 елгы "Россия ел укытучысы" конкурсы җиңүчесе, тарих укытучысы Дмитрий Лутовинов яши һәм эшли. 

Педагог һәм остаз елында “Россия ел укытучысы - 2023” конкурсы 34 нче тапкыр уздырыла. Сайлап алу ярышлары Россиянең һәр төбәгендә узды. Илнең барлык субъектларыннан 90 укытучы  финалга чыкты, шул исәптән дүрт яңа төбәктән.

Финал сынауларында катнашкан 90 кешенең 69 ы сыйныф җитәкчесе, ә 8 кеше фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия.

Бәйгенең тантаналы ачылышы 22 сентябрьдә Мәскәү өлкәсе хөкүмәте йортында, ә бүләкләү тантанасы 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда Укытучы атналыгы кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International