Мәскәү эксперты Казанда мастер-класс уздырачак

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

 Казанда мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм педагоглар өчен мастер-класслар сериясе узачак. Спикер "Мәскәү өзлексез белем бирүне үстерү институты" директоры һәм педагогик конфликтлар өлкәсендәге эксперт Наталия Сченснович.

Спикер мастер-классларның беренче көнендә( 25 сентябрь сәг.10:00дән 13:00гә кадәр) балалар бакчалары мөдиренә ата-аналар һәм педагоглар арасында килеп чыккан  конфликтларны ничек  итеп чишү  турында сөйләячәк.

Шул ук көнне 14:00-17:00 сәгатьтә “Низагларсыз һәм стресссыз мәктәп” дигән темага очрашу узачак. Мәктәп директорлары өчен теркәлү сылтама буенча уздырыла. Икенче көнне, 26 сентябрьдә, 10:00дән 13:00гә кадәр педагогларга укучылар белән ничек дустанә  сөйләшү турында сөйләячәкләр.

Шул ук көнне 14:00 дән 17:00 гә кадәр инклюзив сыйныфлар педагоглары өчен үзенчәлекле укучыларның ата-аналары белән конфликтсыз аралашу буенча мастер-класс оештырылачак. Теркәлү сылтама буенча уздырыла.

Мастер-классларда урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә Казанның мәгариф идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International