«Театральное Приволжье» V Округ фестивале ачык дип игълан ителде. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителәчәк. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр коллективлар катнаша ала. Конкурста ике яшь категориясе каралган: балалар (6дан 17 яшькә кадәр) һәм яшьләр (18дән 35 яшькә кадәр).
Номинацияләр берничә - «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы нәфис бизәлеш», «Иң яхшы ирләр роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле». Балалар һәм яшьләр спектакльләре аерым бәяләнәчәк.
Фестиваль яшьләрне мәдәни мохиткә җәлеп итүгә, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар булдыруга юнәлтелгән. Элек конкурста 8 меңнән артык кеше катнашкан иде, ә куелышларга 200 меңгә якын тамашачы килгән иде.