179 нчы Казан гимназиясенең «Сандугач» командасы яшь футболчыларның «Күн туп» Бөтенроссия ярышлары финалында икенче урынны алды. Ярышлар 12-19 сентябрьдә Волгоград өлкәсендә узды.
Казанлылар 2010-2011 елларда туган малайлар төркемендә көмеш медаль яулады. Ә Артем Зуев турнирның иң яхшы капкачысы булды. Илнең 16 төбәгеннән командалар көч сынашты, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.