Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: россиялеләрнең 68%ы студентларга "Россия дәүләтчелеге нигезләре" курсы кирәк дип саный

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиялеләрнең 68 проценты студентларга "Россия дәүләтчелеге нигезләре" курсы кирәк дип саный. 72 проценты балаларының яки оныкларының аны тыңлавын тели. Бу хакта ВЦИОМ мәгълүматларыннан билгеле.  Курсларны хуплаучылар аны ни өчен кирәк дип санауларын аңлаттылар, алар фикеренчә, "яшьләр үз илләре турында белергә тиеш " (32 процент), "үз иленең тарихын белергә" (24 процент), "ватанпәрвәрлекне арттыру өчен" (17 процент).

Тагын 16 процент мондый курс кирәк түгел дисә,  28 процент аны "файдасыз предмет һәм артык мәгълүмат" дип санаганнар, 17 процент мондый курс - пропаганда һәм фикерне көчләп тагу дип саный. Россиялеләрнең 25 проценты фикеренчә, курста дәүләтнең тарихы, мәгарифе, аның үсеше һәм аякка басуы турында сөйләү мөһим. 5 процент фикеренчә, анда патриотизм, ил өчен горурлык, Россиянең бөеклеге турында сөйләргә кирәк. 4 процент анда "законнар турында" сөйләшүләр көтә, тагын 4 процент - дәүләт төзелеше турында, шулай ук 4 процент анда бөтен дөреслек турында төрле яктан сөйләргә кирәк, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International