Kazan Digital Week та Россиядә беренче тапкыр Бөтенроссия студентлар киберкөрәше уза

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиядә беренче тапкыр бөтен ил яшьләрен берләштергән Бөтенроссия студентлар киберкөрәше уза. Аны уздыру урыны Kazan Digital Week-2023 Халыкара форумы мәйданчыгы.

"Бу ике типтагы команда ярышы - һөҗүмче һәм яклаучылар ярышы. Һөҗүмче студентлар - кайчан да булса мондый ярышларда катнашкан студентлар, ә яклаучылар - узган ел җибәрелгән “Киберкуркынычсызлык буенча югары уку йорты үзәге” проектын тәмамлаучылар, - дип сөйләде “Татар-информ”га Innostage киберкуркынычсызлык академиясе җитәкчесе Нина Шипкова.

 

Киберкуркынычсызлык вузара үзәге дүрт вуз - КНИТУ-КАИ, Казан дәүләт энергетика университеты, КФУ һәм Иннополис университеты базасында төзелгән.

 Киберкөрәштә  дүрт "яклаучылар" командасы һәм "һөҗүм итүче" ун команда ,  һәрберсендә бишәр-алтышар кеше,  катнаша. "Һөҗүмчеләр" командасын  Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Пермь, Төмән, Әстерхан, Владивосток, Хабаровск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән студентлар тәкъдим итә.

Җиңүчеләр 21 сентябрьдә билгеле булачак һәм алар 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International