Казанның 61 нче мәктәбе укучылары карвинг буенча мастер-класс күрсәттеләр

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Казанның 61 нче мәктәп укучылары "Шаян ТВ" каналында балалар  тапшыруында катнаштылар. Альбина Мартынова һәм Кәримә Әбсәләмова тапшыруга очраклы гына чакырылмаган , алар «Карвинг» компетенциясендә «Абилимпикс» һөнәри осталык милли чемпионатында призлы урыннарны алганнар иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп укучылары бишенче ел бу компетенциядә абсолют чемпионнар. Алар җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән гадәти булмаган бизәкләр ясарга өйрәтәләр.

Тапшыру вакытында кызлар мастер-класс күрсәттеләр, анда безнең геройлар эшләү өчен пычакларны ничек дөрес сайлап алу, яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлаганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге, композицияләрне озаграк саклау өчен нинди хәйләләр кулланылуы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International