Әлмәттә педагогларга аттестация уздыруның яңа тәртибе турында фикер алыштылар

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 20 сентябрендә "Адымнар-Әлмәт" полилингваль гимназиясендә республика семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ирина Проценко, Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты проректоры Равил Хәмитов, аттестация комиссиясе әгъзалары һәм эксперт комиссияләре рәисләренең урынбасарлары,  педхезмәткәрләрне аттестацияләүне уздыру өчен җаваплы республика аттестация комиссиясе әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International