Казанның Вахитов районы 41 нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы - 2023» Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча ул иң яхшы конкурсантлар бишлегенә керде.
Тәрбияче Айсылу Лотфуллинага, үз тавышыгызны җибәреп, ярдәм итәргә мөмкин. Онлайн тавыш бирү 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабы 23 сентябрьдә тәмамланачак. Быел анда 104 кеше катнаша: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Конкурста катнашучылар презентация әзерлиләр, мастер-класслар һәм тәрбияләнүчеләр белән дәресләр үткәрәләр.